Күңелле очрашу
15 октябрь көнне Олы Битаман мәктәбендә язучы Алмаз Гыймадиевның «Киләчәктән килгән малай» әсәре буенча төшерелгән «Серле кунак» кинофильмын тәкъдир итү булды. Очрашуга әсәрнең авторы Алмаз Гыймадиев һәм фильмның сценарий авторы, режиссеры Нурания Җамали үзе килде. Алмаз Гыймадиев Олы Битаман авылында туган, Олы Битаман урта мәктәбендә укыган, аннан Казан дәүләт университетын тәмамлаган, хәзерге вакытта «Акчарлак» газетасында баш мөхәррир булып эшли һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен әсәрләр яза. Аның күп кенә әсәрләрендә Олы Битаман мәктәбендә укыган мизгелләрен күрергә була. Очрашуга аның укытучылары да чакырылган иде. Фильм турында кереш сүздән соң, фильмның үзен карау булды. Фильм бик мавыктыргыч, кызыклы, реаль вакыт тойгысы онытыла, карау бер сулышта узды.
