Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кир Булычевның китаплар дөньясы

Чернышевка авыл китапханәсендә Кир Булычевның 90 еллыгына багышланган  китап күргәзмәсе оештырылды. Кир Булычев – иң популяр совет фантастик язучыларының берсе. Аның иң мәшһүр әсәре – киләчәктәге кыз Алисә Селезнева турында балалар китаплары циклы. Мәктәп яшендәге кыз Алиса XXI гасыр ахырында Мәскәүдә яши. Ул урта мәктәп укучысы, Яшь натуралистлар клубы әгъзасы, кызыксынуы һәм осталыгы белән аерылып тора. Китап укучылар Алисә һәм аның дуслары маҗаралары турындагы китаплары белән генә түгел, ә фантаст язучы иҗаты турында әдәбият белән дә таныштылар. Кир Булычев китаплары дуслыкны һәм үзара ярдәм төшенчәләренә өйрәтә.