Кир Булычевның сихри дөньясы
Биектау авыл китапханәсендә фантаст-язучы, Көнчыгышны өйрәнүче галим Кир Булычевның тууына 90 ел тулуга багышланган «Кир Булычевның сихри дөньясы» исемле викторина узды. Викторинада катнашучылар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, фантастның уйлап чыгарылган исеме ничек барлыкка килгәнен белделәр. Балалар презентация ярдәмендә Алисә артыннан сәяхәткә чыктылар, төрле планеталарда булдылар, космик геройлар һәм хайваннар белән таныштылар. Чарага Кир Булычевның китапларыннан күргәзмә оештырылды, ул укучыларны авторның әсәрләре белән таныштырды.
