Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Борынгы һөнәрләр дөньясы.

«Пушкин картасы» программасы кысаларында Юртыш авылы китапханәсе «Борынгы һөнәрләр дөньясы»-дигән чара үткәрде. Бу чарада китапханәче китап  укучыларга төбәгебезнең борынгы һөнәрләре турында сөйләде.Йон эрләү иң популяр һөнәрләрнең берсе булып тора. Китап укучылар йон эшкәртү этаплары һәм эрләү тарихы турында белделәр. Чарада катнашучылар эрләү  эш коралы-каба,орчык белән  таныштылар,эрләү процессын күрделәр.