Уйлап табулар дөньясы
Дачное авыл китапханәсе Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган әңгәмә үткәрде. Әлеге чара Учхоз мәктәбендә узды. Телевизор, телефон, автомобиль һәм башка күп кенә уйлап табуларсыз заманча тормышны күз алдына да китереп булмый. Ә бит бу катлаулы җайланмаларны озак фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә барлыкка китергәннәр. Әңгәмә вакытында укучылар уйлап табулар турында гына түгел, уйлап табучылар турында кызыклы фактлар да белделәр.
