Татар халкы тарихы орнаментларында
Шуман авыл китапханәсе «Пушкин картасы» программасы кысаларында Россиядә Гаилә елына багышланган «Орнамент мотивларында татар халкы тарихы» дигән мастер-класс үткәрде. Китапханәче татар бизәге билгеләренең барлыкка килү тарихы һәм расшифровкасы белән таныштырды, орнаментның төрле төсләренең мәгънәләре турында сөйләде. «Татар орнаменты» презентациясе кызыклы булды. Чараның мөһим моменты мастер-класс булды. Анда һәркем үз куллары белән татар халык бизәге кулланып эшләнмә ясый алды.
