Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китаплар белән дус булыгыз аларны кире кайтарыгыз

Әлдермеш авыл китапханәсендә китапханә дәресе узды. Һәр заманда, дөньяның барлык илләрендә кешеләр китапларның кадерен белгән һәм аларны иң кыйммәтле хәзинәләр итеп саклаган, китапханәләр төзегән. Чара барышында китапханәче балаларны төрле чорлардагы китаплар тарихы, китап белән эш итүнең мөһим кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар китапханәдә нинди китаплар яшәгәнен белделәр. Китапны яхшы хәлдә саклау өчен, аның белән эш итүнең билгеле бер кагыйдәләрен белү һәм үтәү мөһим. Чара барышында балалар викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр, табышмакларга җавап бирделәр.