Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапханәдәге газет журналлар

Мәгълүмати технологияләр заманында балалар һәм аларның ата-аналары, вакытлы матбугат кебек чыганаклар барлыгын онытып, еш кына Интернет челтәренә мөрәҗәгать итәләр. Кызганычка каршы, бүген күпләрнең өйләренә вакытлы матбугат язып алу мөмкинлеге юк, шуңа күрә китапханә сезнең ярдәмгә  килә. Китапханәче китапханәгә килә торган балалар журналларына күзәтү ясады.  Журналларның барлыкка килү тарихы, аларны чыгару белән кемнәр шөгыльләнүе, журналның китаптан нәрсә белән аерылуы, шулай ук аларның битләрендә күпме файдалы, күңелле һәм гыйбрәтле нәрсәләр булуы турында сөйләнде. Балалар Сабантуй, Салават күпере журналлары битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.