Көчле һәм батыр йөрәкле үрнәк
Шәпше авыл китапханәсе укучылары Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Көчле һәм батыр йөрәкле үрнәк» дигән тарихи викторинада катнаштылар. Чара барышында катнашучылар илнең героик үткәненә экскурсия ясадылар. Китапханәче «Бөек җиңүләр битләре» китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, анда матур әдәбият һәм тарих китаплары тәкъдим ителде. Викторина сорауларына җавап биреп, балалар бөек шәхесләрне һәм аларның батырлыкларын, Ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган рус армиясенең данлы җиңүләрен искә төшерделәр. Әлеге чара ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә һәм туган дәүләт тарихына тартылуга юнәлдерелгән иде.
