Зур этнографик диктант
Россиядә 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә «Зур этнографик диктант – 2024» халыкара акциясе уза. Зур этнографик диктант-күпмилләтле илебез һәм туган ягыбыз халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре буенча белемнәребезне тикшерү ысулы ул.
7 ноябрь көнне Биектау үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Биектау мәдәният йорты базасында «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясендә катнаштылар. Диктант биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән һәм ил халыкларының мәдәни үзенчәлекләре һәм традицияләре турында 30 сорауны үз эченә ала. Акциядә катнашучыларның барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм тест сорауларының кызыклы булуын билгеләделәр.
