Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Законнар кайда туа

2024 елның 6 ноябрендә Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә. Бу датага Кече Битаман китап бирү пунктында «Законнар кайда туа» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче кулланучыларга граждан булуның нәрсә икәнлеге, аларның нинди хокуклары һәм бурычлары булуы турында сөйләде. Дәүләт башлыгы, парламент һәм аның эше турында мәгълүмат бирде. Аларның исеме Россия булган зур дәүләт гражданнары булуын аңлатты. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, анда Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турындагы Законнары, Татарстан символикалары турындагы һәм башка китаплар тәкъдим ителде.