«Кызыклы журналлар дөньясы»
Коркачык авылы китапханәсендә Россия матбугаты көне уңаеннан «Кызыклы журналлар дөньясы» дип исемләнгән матбугат күргәзмәсе оештырылды. Яшь китап сөючеләр игътибарына китапханәдә булган балалар журналлары тәкъдим ителде. Балалар журналларының барысы да диярлек яхшы иллюстрацияләнгән, яхшы кәгазьдә бастырылган. Балалар еш кына журналларны китаплардан өстенрәк тә күрәләр, чөнки жанрларның төрлелеге, эчтәлеге балаларның зәвыкларын һәм кызыксынуларын тулысынча диярлек канәгатьләндерә. Китапханәдә балалар «Непоседа», «Сабантуй», «Салават күпере», «Тылсымлы куллар», «Тошка» журналлары белән таныштылар. Якты һәм төсле журналлар балаларның игътибарын бик тиз җәлеп итте. Китапханәгә даими йөрүче балалар журнал битләре буйлап сәяхәт иттеләр, аларның рубрикалары белән таныштылар, уйнадылар, табышмакларны чиштеләр. Периодик сәгать файдалы узды.
