Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Син җырлаган дөнья

Биектау авыл китапханәсе 3 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен композитор Александра Николаевна Пахмутованың иҗатына багышланган чара уздырды. Китапханәче чарада катнашучыларны композиторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, Пахмутованың җырлары безнең тормышыбызның аерылгысыз кисәгенә, илнең музыкаль елъязмасына әверелүе турында сөйләде. Чара барышында композиторның «Нежность», «Надежда», «И вновь продолжается бой», «Как молоды мы были», «Я не могу иначе» һ.б. җырлары яңгырады. Укучылар композиторның иҗаты белән таныштылар, аның җырларының матурлыгын һәм музыкальлеген күрә алдылар.