Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Могҗизалар китап кыры»

Кече Рәс авыл китапханәсендә Пушкин картасы проекты буенча «Могҗизалар китап кыры» интеллектуаль-күңел ачу уены узды. Уенның темасы: мәкальләр һәм әйтемнәр. Уен 3 турдан, финал һәм суперуеннан узды. Уенчылар һәм тамашачылар дуслар даирәсендә рәхәтләнеп вакыт уздырдылар, әдәбият өлкәсеннән бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Үзебез өчен бик күп кызыклы нәрсәләр белдек. Барабан артында уйнаучылар көндәшлек һәм дәрт, җиңү шатлыгы һәм җиңелү ачысы, күңеллелек һәм башка бик күп хисләр кичерделәр. Ә уенның җиңүчесе Сафина Әдилә булды. Уенда катнашучыларның барысы да әдәбиятны яхшы белүләрен күрсәттеләр һәм китапханәдән көтелмәгән бүләкләр алдылар.