Халыкара толерантлык көне
Халыкара толерантлык көненә китапханәдә әңгәмә узды. Китапханәче толерантлык көненең барлыкка килү тарихы һәм аның әһәмияте, үз-үзеңне әдәпле тоту, башка халыкларның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау турында сөйләде. Якыннарыңа һәм әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт турында, проблемаларны тыныч юл белән хәл итәргә кирәклеген аңлатты. Балаларга дуслык һәм үзара аңлашу турында китаплар тәкъдим ителде. Әңгәмә ахырында балалар символик «толерантлык ромашкасын» җыйдылар, аның таҗларына толерант кешегә хас сыйфатларны яздылар.
