Кыш Бабайның туган көне
18 ноябрь рәсми рәвештә Кыш Бабайның туган көне дип санала. Бөек Устюгта Кыш бабайның туган җирендә нәкъ менә шушы көнне кыш үз хокукларына керә һәм салкыннар башлана дип санала. Биектау авыл китапханәсендә яшь укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, тылсымчы очраган әсәрләрне искә төшерделәр, ә аннары китапханәче Кыш Бабайга багышланган викторина үткәрде. Чара ахырында викторинада катнашучылар Кыш бабайның рәсемен ясадылар.
