Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган көнең белән, Кыш бабай!

18 ноябрь күпләр өчен гадәти көн булып санала. Ә сез бу көнне Кыш Бабайның туган көне икәнен белә идегезме? Кыш бабайга быел аз да түгел, күп тә түгел 184 яшь икән. Бу көнне Коркачык авылы китапханәсендә балалар өчен «Туган көнең белән, Кыш бабай!» исемле танып -белү сәгате узды. Балалар Кыш Бабайның да туган көне булуын, аның үзен дә котларга мөмкин булуын белделәр. Чара барышында балалар Кыш Бабай биләмәләренә виртуаль сәяхәткә чыктылар. Балаларга Кыш Бабай турында, аның резиденциясе, кайда яшәве, ярдәмчеләренең, Яңа елга теләгән бүләк турында язылган хатны ничек тапшырырга кирәклеге турында мәгълүмат кызыклы булды. Чара барышында Кыш бабайга, кыш фасылына багышланган шигырьләр яңгырады, табышмакларга җавап табылды, шулай ук балалар Кыш бабайга котлау сүзләре языр өчен үз куллары белән конверт та ясадылар.