Борынгы һөнәрләр дөньясы
20 ноябрь көнне Олы Битаман авылы китапханәсендә Пушкин картасы кысасында чара булып узды. Анда катнашучылар борынгыдан килә торган традицион һөнәрләрнең берсе – йон язу,эрләү, бәйләү процессы белән таныштылар. Китапханәче татарларда эрләү тарихы, аның белән бәйләнгән гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйләде, сарык йонын эшкәртү өчен кирәкле кораллар һәм җайланмалар белән таныштырды. Чарада катнашучылар йон язу, бәйләүне үзләре дә башкарып карады. Чарага «Татарларда һөнәрчелек» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.
