Кызыклы серле дөнья
25 гыйнвар көнне Б.Г.Вайнерга 75 яшь тулу уңаеннан ачылган “Кызыклы серле дөнья” исемле күргәзмәгә кече һәм урта яшьтәге балалар чакырылды. Авторның яңа һәм иң яхшы шигырьләреннән тупланган һәм бик матур итеп рәссам Влада Семенова бизәгән “Негде яблоку упасть!” җыентыгы бигрәк тә кечкенәләрне кызыксындырды. Нәкъ менә шушы китап һәм “Алмазная гора” китабы Державин премиясенә лаек булды. Кечкенә юмористик хикәяләр циклы һәм әкиятләрдән тупланган “Нинзя из Самураевки” зуррак балаларның игътибарын җәлеп итте. Бу китап ата-аналар өчен дә тәкъдим ителгән. Укучылар “Балачак энциклопедиясе”нең бишенче китабыннан Б.Г.Вайнерның татарчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен укырга мөмкин икәнен дә белделәр.

