Айбаш авыл китапханәсе
1970 елның 3 сентябрендә Айбаш авылы үзәгендә, кечкенә генә агач йортта авылның беренче китапханәсе үз ишекләрен ачкан. Бу ике бүлмәдән торган кечкенә генә йорт була: зур бүлмәсе – китапханә кулланышында, ә кечкенәсен-КБО (көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты) кулланышына тапшыралар.
Китапханә үз эшен авырдан башлап җибәрә, чөнки җиһазлар да, китап та аз була. Китап фонды авыл халкы һәм район китапханәләреннән җыела, ә иң беренче китаплар Татарстан Республикасы Биектау районы Шәпше авыл Советының Кызыл Шәрыкъ авылыннан китерелгән.
Китапханәнең беренче китапханәчесе һәм оештыручысы Хәбибуллина Мәрьям Сәлах кызы була. 1978 елның сентябреннән 1986 елга кадәр ул китап сөючеләргә әдәбиятны, әдәбият аша халкыбызнын гореф гадәтләрен, тарихына карата кызыксыну уятучы булып тора.
Ул үз эшенә күп көч һәм хезмәт биреп, китап фондын 4-5 меңгә кадәр яңа экземплярлар белән тулыландыра.
1989 елда мәктәпнең иске бинасында медпункт, авыл советы һәм клуб урнаша. Авыл советы үз мәйданының бер өлешен почта бүлекчәсенә бирә, ә китапханә клубның кечкенә генә бүлмәсендә урнаша. Әмма китапханә укучылары аңа карап кимеми. Китап укучыларның сораулары, кызыксынулары нигезендә китап кибетләреннән, район китапханәсеннән кирәкле әдәбият кайтарыла. Җирле халык үз китапларының бер өлешен китапханә фондына үзләре алып килә. Мәктәп,мәдәният йорты белән тыгыз элемтәдә тору, әлбәттә, үз ролен уйный. Яшьләр һәм авыл халкы белем йортына тартылалар. Ә китап фонды артканнан-арта, урын җитми башлый.
Үзгәрешләр чоры җитә: республиканың гына түгел, бөтен илнең бюджет оешмаларын оптимальләштерү, үзгәртеп кору. 2012 елда Айбаш урта мәктәбе бинасында ФАП (фельдшер-акушерлык пункты) ачыла һәм медпункт шунда күчерелә. Ә медпункт бинасында китапханә урнаша. Хәзер китапханәдә авыл тарихының музей почмагы, тематик китап күргәзмәләре, китап уку конференцияләре, түгәрәк өстәлләр үткәрү өчен иркен заллары барлыкка килә.
Ә яңа эшләр бер урында гына тормый. Безнең авылда кече бизнесны үстерү, торак төзелеше һәм фельдшер-акушерлык пунктлары, полиция участоклары, клублар, ветеринария амбулаторияләре төзү, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика программалары гамәлгә ашырыла башлый.
2015 елда «Авыл клублары» Президент программасы нигезендә зур заманча һәм уңайлы авыл клубы ачылды. Бу бина безнең авыл халкына гына түгел, Айбаш авыл җирлегенең барлык авылларына да хезмәт күрсәтү үзәге булды. Хәзер биредә Россия почтасы бүлекчәсе, авыл советы һәм иң мөһиме – китапханә эшли башлады. Аның мәйданы 15 кв.м тәшкил итә. Ул яңа җиһазлар, стендлар, китаплар белән тулыландырылды. Биредә яшәүчеләр һәм кунаклар еш кына китап бүләк итеп калдыралар, шуңа күрә китапханә фонды арта һәм яңа китаплар белән тулылана. Чыннан да, Татарстан Республикасы Президентының «Уңайлы мохит» программасы кешегә бай, тулы һәм эчтәлекле тормыш белән яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр ачты.
Эш сәгатьләре:
Дүшәмбе- Җомга: 08.00 – 15.00. ТӨШКЕ АШ: 11.00 – 12.00.
Якшәмбе: Ял көне
Яңавыл китап бирү пунктының эш сәгатьләре:
Сишәмбе, Пәнҗешәмбе: 8.00-11.00 ( Яңавыл авылында)
