Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сүзлектән сүзлеккә

22 ноябрьдә, В.И.Дальнең туган көнендә, китапханәдә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уздырылды. Мүлмә авылы китапханәсе үзенең китап укучыларын «Мең төрле зирәк китап битләре» исемле күргәзмәсенә чакырды. Китап укучылар мәгълүмат, саннар, төрле фән тармаклары буенча фактлар җыелган универсаль басмалар белән таныша алдылар. Яшь китап укучылар белән балалар өчен энциклопедик сүзлекләр укылды: күп кенә яңа фактларны белделәр, «Сүзне тәрҗемә ит» уенын уйнадылар.