Әни – иң мөһим сүз
Чернышевка авыл китапханәсендә Әниләр көненә багышланган китап күргәзмәсе әзерләнде. Һәр кеше өчен әни – тормышта иң мөһим кеше. Әниләр көне – иң күңелне тетрәндергеч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки һәрбер кеше балачактан күңел түрендә бердәнбер һәм кабатланмас, барысын да аңлаучы, эчкерсез яратучы әни образын йөртә. Китап күргәзмәсе укучыларын төп героинялары әниләр булган китаплар белән таныштырды. Яшь укучылар биредә заманча язучыларның әниләре турында хикәяләрен, гаилә белән бергә уку өчен кызыклы китапларны таба алды.

