Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әдәби калейдоскоп

Усад авыл китапханәсе мәдәният йорты һәм урта мәктәп белән берлектә «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында «Әдәби калейдоскоп» интеллектуаль уен-викторина үткәрделәр. Чарада укучылар мавыктыргыч логик уеннарда катнаштылар: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Цитатаны төгәллә»,  «Ышанам ышанмыйм». Балалар әдәби сорау һәм җаваплар иленә сәяхәт кылдылар, табышмаклар һәм башваткычлар чиштеләр, төрле уеннарда катнаштылар.