Монда һәр юл өйрәтә һәм акыл бирә
Биектау авыл китапханәсендә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга бөек рус аңлатмалы сүзлеген төзүче Владимир Даль турында сөйләде. Балаларны төрле сүзлекләр һәм энциклопедияләр белән таныштырды. Практик өлеш вакытында балалар сүзлекләрдән эзләп теге яки бу терминнарның һәм төшенчәләрнең ни аңлатуын белделәр. Әңгәмә барышында балалар яңа белемнәр алдылар, белешмә басмалардан файдаланырга өйрәнделәр.
