Энциклопедияләр дөньясы
Табигать һәм йолдызлы күк серләре, хайваннар дөньясы, диңгез һәм океаннар табышмаклары, ил тарихы битләре һәм башкалар – болар барысы да Усад авыл китапханәсендә китап күргәзмәсендә энциклопедик басмалар рәвешендә тәкъдим ителде. Яшь укучылар һәм күргәзмәгә килүчеләр энциклопедиянең төрле кыйммәтле һәм кызыклы мәгълүматлы хәзинә булуын, аның мәгънәсен, басма мәгълүматларының күләм (зур, кече, кыска) һәм эчтәлеге (универсаль, тематик һ.б.) буенча аерылуын белделәр.
