Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Алан-Бәксәр авыл китапханәсе

Алан-Бәксәр авыл китапханәсе 1949 елда эшли башлый, ул авыл мәдәният йорты бинасында урнаша. Алан-Бәксәр авыл китапханәсенең иң беренче китапханәчесе – Железова Вера Федор кызы. Ул китапханәдә 1964 елга кадәр эшли. Аннан соңгы китапханәче Хасанова Флера була. Төрле елларда Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә: Таҗиева Суфия, Гәрәева Фәридә,Хәбибуллина Регина Гыйниат кызы, Гыйззәтова Гөлфия,Хәкимуллина Әнисә Асат кызы, Шакирова Рәмзия Габдуллаҗан кызы эшләде. 1983 елдан китапханәгә Хидиятуллина Гөлфия Мөбарәкша кызы эшли башлый. 1985 елдан башлап китапханәче итеп Зәбирова Зөбәрҗәт Гарифулла кызы билгеләнә. Ул анда 25 ел хезмәт куя.

2011 елда китапханәче вазыйфасын Мәрдәнова Равилә кабул итә. 2014 нче елның гыйнвар аеннан башлап китапханәне Габдрахманова Рузинә Фәһим кызы кабул итә. Пенсиягә китү уңаеннан Алан-Бәксәр авыл китапханәсе мөдире, Габдрахманова Рузинә Фәһим кызы үзенең эшен Хәйруллина Ләйсән Хәлил кызына тапшыра. Китапханә өч торак пунктка хезмәт күрсәтә: Алан-Бәксәр,Әсән һәм Алат спирт заводы авыллары.

Китапханәче: Хәйруллина Ләйсән Хәлил кызы.

Мәгълүмат:

Электрон почта: alanbekserskayabiblioteka@mail.ru

ТР МЭК сайтына сылтама: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-4/

Китапханәнең адресы: 422723 , Татарстан Республикасы, Биектау районы, Алан-Бәксәр  авылы, Центральный урам, 17 йорт.

Эш режимы:

Дүшәмбе- шимбә: 09: 00-15: 00

Ял-якшәмбе