Әнинең ягымлы күзләре
Әниләр көненә Юртыш авылы китапханәсе «Әнинең ягымлы күзләре»-дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче китап укучыларга бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, әниләр турында күп әсәрләр язылуы, күп җырлар, шигырьләр иҗат ителүе турында сөйләде. Әни – һәркем өчен иң кадерле кеше, һәм ничә яшьтә генә булмасын , һәрвакыт әни, аның назлы һәм ягымлы куллары, аның игелекле һәм сизгер йөрәге кирәклеге турында әңгәмә алып барылды. Чара ахырында открытка ясау буенча мастер-класс оештырылды.
