Сиңа барысы өчен дә рәхмәт белдерәм
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп үтү традициягә әйләнде инде. Бу көнне ана хезмәтенә һәм балалары хакына аналарның риясыз корбанына тиешле хөрмәт күрсәтү кабул ителгән. Әлеге бәйрәмгә Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә музыкаль-тематик кичә үткәрелде. Чара алып баручының сәламләү сүзе белән башланып китте. Хатын-кызлар өчен китап күргәзмәсе ясалды. Анда кешелекнең гүзәл яртысына багышланган хикәяләр һәм шигырьләр язылган китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук үз-үзеңне карау, дөрес туклану, кул эшләре һәм йорт хуҗалыгы буенча киңәшләр язылган китаплар тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар 2 командага бүленде. Алар өчен күңелле конкурслар, табышмакларга җаваплар табу, музыкаль номерлар, күңелле биюләр әзерләнгән иде. Чара бәйрәмчә чәй эчү белән тәмамланды.
