Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Сезнең өчен яңа китаплар, балалар!»

Китап-ул Бөек хәзинә, белем һәм зирәклек чыганагы. Ул яңа офыклар ача, яхшылыкка өйрәтә. Яшь укучы яңа китапларга аеруча игътибар итә, алар аның ачасы, дуслары һәм якыннары белән уртаклашасы килгән чишелмәгән сер кебек.

Шуман авыл китапханәсе үз укучылары өчен « Балалар сезнең өчен яңа китаплар» дигән китап күргәзмәсе оештырды, күзәтү ясады, балаларны китапханә фондына кергән искиткеч китаплар белән таныштырды. Китап күргәзмәсендә балалар әдәбиятының матур яңалыклары тәкъдим ителде. Кызыклы китап белән очрашу-ул һәрвакыт шатлык, ә яңа китап белән очрашу – икеләтә шатлык. Яңа китаплар карау, матур иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму нинди күңелле. Чара ахырында балалар өйдә уку өчен үзләренә ошаган китапларны сайладылар.