Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Сталинград өчен көрәш»

1 февраль көнне Әлдермеш авылы китапханәсендә 7-8 сыйныф укучылары өчен «Сталинград өчен көрәш» дигән тематик кичәсе оештырылды. Китапханәче бөек сугыш тарихы белән таныштырды. Чара барышында китапханәче балаларга Сталинград өчен көрәш, совет солдатларының батырлыгы, гади солдатларның, шәфкать туташларының һәм хәтта балаларның батырлыклары турында сөйләде. Балалар шул Бөек сугышның тарихи һәйкәлләре белән таныштылар: Мамай курганы, Павлов йорты белән, Сталинград сугышының елъязмасын карадылар. Чарага «Сталинград сугышы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Тематик кичә Сталинград сугышында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.