Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тормыш юлын дөрес сайлагыз.

Кеше өчен иң кадерле нәрсә- тормыш.Ул аңа бер тапкыр гына бирелә,һәм аны шундый итеп яшәргә кирәк: файдалы итеп,эшләгән эшенгә үкенмәслек итеп яшәргә кирәк. Казаклар авыл китапханәсендә 4 декабрь сәг.14.00 дә «Тормыш юлын дөрес сайлагыз» исем астында тәрбия сәгате үткәрелде.Укучылар белән «Үз юлыңны дөрес сайла»-, сүзен ничек аңлыйсыз соравына төрле җаваплар алынды.Һәр бала үз фикерен аңлатты:мәсәлән кеше начар гадәтләр(тәмәке,наркотик,спиртлы эчемлекләр) кулланмаска,акчаны үз көчен белән табарга,урлашмаска һәм башкалар.Аннан алар үз уй-фикерләрен дәфтәр битләрендә рәсемнәр ясадылар.