Без төрле-ләкин тигез
2024 елның 1-10 декабрендә Россиядә Инвалидлар декадасы үткәрелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1992 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Инвалидлар декадасы-кешеләргә игътибар, шәфкатьлелек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеген һәркемгә искәртү. Һәр кеше һәрвакыт шуны истә тотарга тиеш: аның янында авыр чирле олылар һәм балалар яши — һәм алар безнең ярдәмгә һәм катнашуга мохтаҗ. Кешеләргә, бигрәк тә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга — гамәл, кыскасы, яхшы елмаю белән — тормыш шатлыгын, аның яхшылыгын һәм матурлыгын саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк.
Декада кысаларында Каенлык авылы китапханәчесе мәгълүмати игелек сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче бу датаның барлыкка килү тарихын, сукыр һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш үзенчәлекләре, реабилитацияләүнең техник чаралары турында сөйләде һәм иң мөһимен «без төрле – әмма без тигез» икәнен аңлатты. Чара азагында, татлы презентлар таратылды.
