Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Батырларны искә алып

Ватан Геройлары көне – истәлекле көн. Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Суыксу авыл китапханәсендә «Батырларны искә алып» дигән китап күргәзмәсе ясап куелды. Күргәзмәдә Ватан Геройлары, күренекле полководецлар турында китаплар һәм Хәтер китабы урын алды. Күргәзмәгә күзәтү вакытында китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында һәм төрле чор геройлары турында сөйләп үтте.