Тормыш дәвам итә
Россиядә, дөньяның күп илләрендәге кебек үк, 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Ул 1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Инвалидлар унъеллыгы (1983-1992) азагында БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куела. Аның максаты – иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә инвалидларның хокукларын үстерү, шулай ук киң җәмәгатьчелекнең игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү. Бу көнгә Кече Битаман китап бирү пункты Олы Битаман авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм Кече Битаман авыл клубы белән берлектә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тематик кичә үткәрде. Программада уеннар, җырлар, шигырьләр һәм чәй эчү булды.
