Илебезнең каһарман уллары
9 декабрьдә илебез истәлекле дата – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Ватан Геройлары көне — безнең өчен мөһим, истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итергә һәм илебез каһарманнарының батырлыклары турында онытмаска өнди. Бу истәлекле датага Коркачык авыл китапханәсе яшьләр өчен «Илебезнең каһарман уллары» исемле патриотик сәгать үткәрде. Чарада катнашучыларга бәйрәм тарихы, кемгә һәм нинди хезмәтләре өчен югары исем – Ватан Герое исеме бирелүе, легендар каһарманнарыбызның батырлыклары турында сөйләделәр. Чара барышында батырлык өчен бирелүче орден – медальләр турында мәгълүмат җиткерелде, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларын, МХО дә катнашучы якташларны искә алып киттеләр.
