Россиянең горурлыгы һәм даны
Россиядә Ватан Геройлары көне – истәлекле дата, ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу дата Россия армиясенең барлыкка килгән көненнән алып бүгенге көнгә кадәрге хәрби батырлыклар тарихын берләштерә. Герой булып тумыйлар, сыналу вакытында герой булалар. Батырлык турында шигырьләр язалар, дан турында җырлар иҗат итәләр. Геройлар үлми, алар хәтердә яши. Бу датага Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләнде, анда борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге Ватан геройлары турындагы китаплар тәкъдим ителә. Китаплар Россиянең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең Ватан тарихында мөһим роль уйнаган данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итәчәк.
