Китап белән яхшылыкка.
Китап — ул тормыш мәктәбе. Китапны яратмаган, укымаган кеше белән хәтта аралашу, сөйләшү дә кызык түгел. Китап уку әнә шулай үз эшең, дөньяга карашың хакында матур итеп фикерли белергә, сөйләргә дә өйрәтә.Казаклар авыл китапханәсен «Карлыгач” балалар бакчасында 10 декабрь сәг. 10.00 дә «Китап белән яхшылыкка» исем астында китап күргәзмәсе эшләнде,әңгәмә үткәрелде.Балалар белән әкиятләр,хикәяләр ярдәмендә яхшылыкның,начарлыкның мәгънәсенә төшендек.Мәсәлән А.Алишның «Сер тотмас үрдәк»әкияте кешене тугърылыклы,сер саклый белергә өйрәтә, Р.Вәлиева «Туган көндә» хиәясе өлкәннәргә,дусларга ихтирам тәрбияли.
