Исемнәрдә – ил тарихы
Гарипова Фирдәүс Гарип кызы-филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. 1941 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Биектау районының Кодаш авылында туа . Ул-ике дистә монография, уку әсбаплары, сүзлекләр, 350 дән артык фәнни мәкалә авторы. Фирдәүс Гарипова 2014 елда Биектау районының Олы Битаман авылында вафат була. Биектау авыл китапханәсендә Ф.Гарипованың хезмәтләре буенча «Исемнәрдә – ил тарихы» исемле тарихи-публицистик сәгать узды. Чара барышында укучылар галимнең биографиясе, фәнни хезмәтләре белән таныштылар.
