Без сәламәт яшәү рәвеше яклы
Биектау авыл китапханәсендә «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» дигән әңгәмә узды. Китапханәче балаларга «Нәрсә кыйммәтрәк?» дигән иске гыйбрәтле хикәяне сөйләде. Шулай ук кеше сәламәтлегенә йогынты ясый торган факторлар, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту ысуллары турында мәгълүмат алдылар. Чара барышында укучылар сәламәтлек турындагы интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр, дару үсемлекләре турындагы викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, сәламәт яшәү рәвеше турындагы мәкальләрнең һәм әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттылар.
