Наум пәйгамбәр акылга утыртачак
Усад авыл китапханәсендә Наум-Грамотник көненә багышланган презентация һәм китап күргәзмә күрсәтелде. Изге пәйгамбәр Наум укучыларның яклаучысы була, аларга фәннәрне аңларга ярдәм итә. Урып-җыю тәмамлангач һәм кышка әзерләнеп беткәч, балаларны укытуга биргәннәр. Һәр гаиләдә грамоталы кеше кирәк булган. Балалар иске рус мәктәбенә сәяхәт ясадылар, анда дәресләрнең ничек узганын, элек язганнарын белделэр. Балалар шулай ук беренче әлифбаның нинди булуын, алфавитның ничек барлыкка килүен һәм Кирилл белән Мефодийның кемнәр икәнен белделәр.
