Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кышкы кичләр кызыклы китап белән

Декабрь азагында китапханәдә китап күргәзмәсе ачылды, ул барлык категория укучылар өчен дә кызыклы булачак. Алдагы яңа ел каникулларында  кышкы кичләрне якын кешеләр арасында уздыру өчен искиткеч ысул. Бөтен гаилә белән кичке укуга җыелудан да гүзәлрәк нәрсә була ала! Әни белән әти чиратлашып кычкырып укый, балалар искиткеч хикәяләр тыңлый, бер уңайдан ата-ана йортының ямьлелеген һәм җылысын истә калдыра, ата-ана мәхәббәтенең яктылыгын тоя. Күргәзмәдә төрле жанрдагы әдәбият: әкиятләр, маҗаралар, детективлар, көлкеле һәм гыйбрәтле хикәяләр,күңелле шигырьләр тәкъдим ителде