Әдәби калейдоскоп
Юртыш авылы китапханәсе Пушкин программасы кысаларында «Әдәби калейдоскоп»-дигән интеллектуаль уен үткәрде. Китап укучылар ребусларда шифрланган язучыларның фамилияләрен чиштеләр, автор-әсәрләрнең исемнәрен тәңгәлләштерделәр, тасвирлама буенча әсәрнең героен чамаладылар, әдәби кроссвордны чиштеләр. Катнашучылар танылган язучылар һәм шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштылар, аларның биографиясенең билгесез битләрен ачтылар.
