Кышкы фантазия
Яңа ел – иң әкияти, иң серле, иң күңелле, һәм һәркемнең яраткан бәйрәме-Әкият, күңелле уеннар, сюрпризлар, маҗаралар бәйрәме, иң могҗизалы, тылсымлы бәйрәм, аны балалар һәм өлкәннәр түземсезлек белән көтә. Аның килүе белән йортлар гадәти булмаган әкияти атмосфера белән тула. Яңа ел – без йортларны, урамнарны һәм паркларны бизәп, үз кулларыбыз белән тудырган тылсым вакыты. Менә безнең районда да Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек тулы куәтенә бара. Биектау районы мәдәният бүлеге, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр Җиңү паркын яңа ел кар фигуралары белән бизәүдә катнаштылар. Хезмәттәшләре иҗатчылар һәм рәссамнар булдылар, искиткеч классик фигуралар ясадылар: Кыш Бабай, Кар кызы, әкияттәге аю, мәче,валчык, акула, елан, чыршы. Әкият фигуралары – кышкы бәйрәмнәрнең үзгәрешсез атрибутлары. Алар әкияти балачак һәм Тылсым атмосферасын тудыра, балаларны һәм өлкәннәрне сөендерә.. Һәрбер эшкә күп көч һәм тырышлык салынган, һәркем үзенең иҗатын, фантазиясен, талантын күрсәткән. Уртак хезмәт нәтиҗәсе күңелләрдә онытылмас эз калдырыр, яңа ел кәефе тудырыр дип өметләнәбез! Нәтиҗәдә безне Яңа елга якынайта торган «тылсымлы эшләр» килеп чыкты.
