Кышның серле әкиятләре
Яңа ел – теләкләр чынга аша торган серле, могҗизалы бәйрәм. Һәркем бәйрәм якынлашканда үзенең теләкләрен әйтеп калырга ашыга. Ә теләкне төрлечә белдереп була, гадәти булмаган формада, мәсәлән, квилт формасында. Бәйрәм алдыннан Чувашиле авылы китапханәсе, гадәти күргәзмә белән беррәттән, менә шундый теләкләр-корамалар күргәзмәсе – квилт ясады. Ул теләкләр стенды дисәк тә була, һәм укучылар шул корама бизәкле стендны матурлау-бизәүдә катнаштылар. Шуның белән беррәттән гадәти Яңа ел күргәзмәсе дә эшләвен дәвам итә.
