Кыш бабай белән бергә
Яңа ел каникуллары көннәрендә Кече Битаман китап бирү пункты авыл клубы белән берлектә балалар өчен күңел ачу кичәсе үткәрде. Кичә китапханәченең сәламләү сүзләре белән башланып китте. Аннары балалар бергәләп Кыш Бабайны бәйрәмгә чакырдылар. Балалар аңа әзерләп куйган шигырьләрен сөйләделәр, бергә әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр. Кыш Бабай барлык катнашучыларны тәм-том белән сыйлады. Кичә күңелле, актив уеннар белән дәвам итте. Һәр катнашучы шулай ук призлар алды. Чара ахырында барлык катнашучылар да яңа елда китапханә укучылары булып төркәлделәр.
