Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Якташ шагыйребез – Рафис Корбан

Коркачык авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә якташыбыз Рафис Корбанга багышланган әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче презентация ярдәмендә балаларны авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чарада катнашучылар Р.Корбанның балалар шагыйре һәм драматург, атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур, А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты, 40 тан артык китап һәм җыентык авторы булуын белделәр. Үзенең ихлас,  мавыктыргыч әсәрләрендә ул балаларга әйләнә-тирә дөньяны сурәтләп күрсәтә белә. Кече яшьтәге мәктәп балалары шагыйрьнең туган ягыбыз турында шигырьләрен сөйләделәр. Чарага китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.