Тылсымлы кышкы әкиятләр
Коркачык авыл китапханәсендә балалар өчен «Тылсымлы кышкы әкиятләр» дип исемләнгән чара узды. Яшь китап сөюче дусларыбыз китапханәче белән бергә кышкы әкиятләр дөньясына тылсымлы сәяхәткә кузгалдылар, кыш һәм Яңа ел бәйрәмнәре турындагы әсәрләрне искә төшерделәр. Чара барышында Г.Х.Андерсенның «Снежная Королева», В.Степановның «Серебряный ключик» әкиятләре, «Зимовье зверей», «Заюшкина избушка» кебек рус халык әкиятләре белән таныштылар, кызыклы һәм мавыктыргыч сорауларга җаваплар эзләделәр, әсәрләр турында фикерләре белән уртаклаштылар. Чара барышында балалар ялларын күңелле генә түгел, файдалы да итеп уздырдылар, яңа китаплар, әдәби геройлар белән дә таныштылар.
