Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язучы- якташларыбыз турында

1 гыйнвар – язучы-якташыбыз Корбанов Рәфис Харис улы( Рафис Корбан) дөньяга килә. Язучы-якташыбыз -балалар шагыйре, драматург,  Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты.

Каенлык авылы китапханәсендә укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының тормышы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин. Без тәкъдим ителгән экспозициядә төрле яшьтәге укучылар күңелләренә хуш килгән әдәбият таба алачагына ышанабыз. Рафис Корбан балалар өчен генә язмый, ул искиткеч лирик-публицистик шигырьләр китабы авторы. Аның күп кенә лирик әсәрләре татар композиторларын, соңыннан, халык арасында популяр булган җырлар иҗат итәргә рухландырган.