Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Исеме калды данга күмелеп.

Казаклар авыл китапханәсендә 10 январь көнне,сәг.14.00 дә укучылар өчен Фатих Кәримнең туган көнен билгеләп үтү максатыннан «Исеме калды данга күмелеп» дип исемләнгән китап күргәзмә куелды.Шулай ук интернет челтәре аша презентация карап укучылар Ф. Кәримнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы турында мәгълүмат алдылар. Укучылар Ф. Кәримнең иҗат ителгән «Ант», «Ватаным өчен», «Кайтыр әткәң», «Кайгы» һәм башка шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Укучылар укыган шигырьләр аша туган җиребезгә мәхәббәт,илебезне саклау хисләрен уяттылар.