Күренекле якташларыбыз
Чернышевка авыл китапханәсендә якташларыбыз , Биектау районының Кече Солабаш авылында туып-үскән Хәсән-Гата Габәши (1863 – 1936) һәм аның улы Солтан Габәши (1891-1942) ләргә багышланган тарих сәгате үткәрелде.
Хәсән Гата Габәши үз чорының күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе булган, укыту-белем бирү һәм тарихи фәнни тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнгән.
Ә Солтан Габяши – кыска гына гомере эчендә профессиональ татар һәм башкорт музыкасына нигез салган татар композиторларының берсе. Ул беренче милли операларның авторы, күп кенә танылган музыкантларның һәм композиторларның укытучысы булып тора.
Чара барышында балаларга аларның кем булулары, тормыш юллары , нәрсә белән танылган булулары турында сөйләнде. Балалар китапханә фондыннан бу кешеләр турында материаллар тупланган китаплар белән таныштылар.

